Гамәле өчен үкенгән, ләкин җәзадан котыла алмаган
Руль артына салган килеш утырган тагын бер йөртүчене транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм иттеләр.
Юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясе мәгълүматларына караганда, 2023 елның 13 августында төн уртасында 23 яшьлек Иске Кармәт авылы кешесе ВАЗ21703 маркалы автомобиле белән исерек хәлдә идарә иткән. Аны тоткарлаган ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре аны автомобиль белән идарә итү хокукыннан читләштерәләр, исереклек факты медицина тикшерүе буенча исбатланган. Хокук бозучы, эшне аның катнашуыннан башка карау турында гариза тапшырып, суд утырышына килмәгән.
Аксубай җәмәгать суды, дәлилләр буенча җыелган бөтен нәрсәне өйрәнеп, йөртүчене РФ КоАПның 12.8 маддәсе 1 пункты буенча административ хокук бозуда гаепле дип тапкан, аны ел ярымга машина белән идарә итү хокукыннан мәхрүм иткән һәм 30 мең сум күләмендә штраф билгеләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев