Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл хәрәкәте иминлеге

Фликерлар гомерне саклап кала

Яктылыкны кире кайтара торган элементларның балалар киемендә булуы бик мөһим.

Алар торак пунктлар чикләрендә хәрәкәт иткәндә олылар өчен дә мәҗбүри. Шулай ук торак пункт эчендә дә тагып йөрү тәкъдим ителә.

– Язгы каникуллар алдыннан ата-аналарга юлларда хәрәкәт иткәндә балаларның куркынычсызлыгы чаралары турында искә төшерәбез. Өйдән чыкканда балаларга урам аша ничек чыгарга кирәклеге турында искә төшерегез һәм руль артында булсагыз да, җәяү йөрегәндә дә аларга үрнәк булыгыз, – дип сөйли районның дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов. – Һәм балалар киемендә яктылыкны кире кайтара торган элемент булуы турында кайгыртыгыз. Машина йөртүчеләрнең сезне һәрвакыт күрә алачакларына инаныгыз.

Фәнни тикшеренүләр күрсәткәнчә, автомобиль якыннан яктырта торган фаралар белән хәрәкәт иткәндә, караңгыда җәяүлене күрергә мөмкин булган ара иң күбе – 50 метрга, ә ерактан яктырта торган фара белән хәрәкәт иткәндә 100 метрга тиң. Әгәр дә җәяүленең киемендә яктылыкны кире кайтара торган элемент бар икән, бу ара фараларның якындагы яктылыгында – 200 метрга кадәр, фараларның ерак яктылыгында 350 метрга кадәр арта. Яктылык кайтаргыч элементларны куллану җәяүлене бәрдерү куркынычын шактый киметә.

Тәүлекнең караңгы өлешендә яктылыкны кире кайтара торган элементларның булмавы яисә күз күреме начар булган шартларда торак пункттан тыш хәрәкәт иткәндә 500 сум күләмендә штраф каралган (РФ КоАПның 12.29 маддәсе, 14 өлеше).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев