Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Юл хәрәкәте иминлеге

Ел ярымга хокуксыз калган һәм штраф түләгән

Аксубай җәмәгать суды гражданин А.ның исерек хәлдә автомобиль йөртүе турындагы эшне карады.

2025 елның 24 октябрендә Аксубай бистәсенең Муса Җәлил урамында юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре шактый исерек булган “Лада Ларгус” автомобиль йөртүчесен туктаталар. Гражданин юл хәрәкәтенең төп кагыйдәләренең берсен бозган: РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 27 пункты нигезендә машина йөртүчегә исерек хәлдә транспорт белән идарә итү тыела, чөнки мондый йөрү хәрәкәт иминлеген куркыныч астына куя.

Ул суд утырышына килмәгән, эшне үзеннән башка карау турында гариза биргән, гаризада шулай ук гаебен тану һәм кылган эшенә үкенүен белдергән. Җәмәгать суды аңа транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан 1 ел 6 айга мәхрүм итеп, 45 мең сум күләмендә административ штраф түләү рәвешендә җәза билгеләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев