Ел ярымга рульсез
29 яшьлек Аксубай йөртүчесе исерек килеш руль артына утырган өчен автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм иттелде.
ЮХИДИ хезмәткәрләре аны 21 март көнне Мазилин урамында ВАЗ-210540 машинасы артында тоткарлыйлар.
Бу хакта безгә районның юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясендә хәбәр иттеләр.
Гражданин Н.ның исерек килеш машина белән идарә итү факты судта транспорт чарасы белән идарә итүдән читләштерелү беркетмәсе, исереклек торышына тикшерү һәм видеоязма белән исбатланган.
Аксубай җәмәгать суды машина йөртүчене ел ярымга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итте. Моннан тыш хокук бозучы утыз мең сум күләмендә штраф түләячәк.
– Руль артына исерек килеш утыручыларга каршы төрлечә – профилактик чаралар, рейд чаралары оештырып көрәш алып барабыз. Бүгенге көнгә иң нәтиҗәле чара булып машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү һәм штрафлар тора. Руль артына эчкән килеш утыруны аклаучы бер генә сәбәп тә юк. Юлда теләсә нинди административ хокук бозу, әгәр аңа киртә куймасаң, аянычлы фаҗига белән тәмамланырга мөмкин, – ди юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе рәисе Станислав Зайцев.
Хокук бозучылар өчен тоткарлаучы фактор җәмгыять булырга мөмкин. Районда «Аксубай районының дәүләт автоинпекциясе» Телеграмм-каналы булдырылган, анда исерек йөртүчеләр турында хәбәр итәргә мөмкин. Хәбәрне ЮХИДИ хезмәткәрләре йөзендә администраторлар алачак һәм чаралар күреләчәк. Каналга язылмаган булсагыз – QR-код буенча кереп язылыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев