Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл хәрәкәте иминлеге

Ел ярымга йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән

Аксубайлыны автомобиль белән исерек килеш идарә иткән өчен йөртү хокукыннан мәхрүм иттеләр.

2024 елның 26 сентябрендә, 22:30 сәгать тирәсендә, аксубайлы бистәнең М. Җәлил урамында «Лада Гранта» автомобиле артында салган килеш тоткарлана.

Районның юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссиясендә хәбәр итүләренчә, бу кагыйдә бозу хокук бозучының сулышында алкоголь концентрациясенә тикшерү нәтиҗәләреннән чыгып (ул хәтта 1,410 мг/л тәшкил иткән) һәм шулай ук судка тәкъдим ителгән видеоязма белән раслана.

Суд йөртүчене РФ КоАПның 12.8 маддәсе 1 өлешендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип тапты. Аңа 1,5 елга транспорт чарасына идарә итү хокукыннан мәхрүм итү һәм 30 000 сум күләмендә штраф салу сыйфатында җәза бирелде.

– Әлеге очрак исерек килеш машина руле артына утыруның куркыныч булуын тагын бер кат күрсәтә. Хәтта аз күләмдә алкоголь куллану да, йөртүчене юл шартларына аңлап җавап бирү сәләтен, игътибарын, реакциясен сизелерлек киметә. Бу административ җаваплылык кына түгел, шулай ук юл хәрәкәтендә катнашучыларның сәламәтлеге һәм гомере өчен фаҗигале нәтиҗәләргә дә китерергә мөмкин, – дип шәрехләде районның юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе рәисе Станислав Зайцев.

Һәм машина йөртүчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә, салган килеш руль артына утырмаска чакырды. Онытмагыз, сезнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәвегез үзегез өчен дә, башкалар өчен дә аянычлы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев