Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл хәрәкәте иминлеге

Берсен түләмәдеңме? Икеләтә түлә

2024 елның 3 аенда Аксубай ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 20.25 маддәсе буенча штраф түләмәгән өчен 15 беркетмә төзелгән.

ЭЭМның Аксубай районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе җитәкчесе полиция майоры Нияз Гыймалетдинов хәбәр иткәнчә, барлык материаллар буенча ике тапкыр күләмендә административ штраф салынган.

Аксубай районы буенча Дәүләт автоинспекциясе искә төшерә: РФ административ хокук бозулар кодексының 32.2 маддәсенең 1 өлеше нигезендә административ штраф административ җаваплылыкка тартылган кеше тарафыннан административ штрафны законлы көченә кертү турындагы карар кабул ителгән көннән алып 60 көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш.

Административ штрафны билгеләнгән срокта түләмәү түләнмәгән административ штраф суммасының ике тапкыр күләмендә, әмма бер мең сумнан да ким булмаган күләмдә административ штраф салуга яисә унбиш тәүлеккә кадәр административ кулга алу, яисә илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп итүгә китерә.

Шулай ук штраф түләүдән качкан йөртүчегә Россия Федерациясеннән читкә чыгу хокукы чикләнергә мөмкин. Бу яллар сезоны алдыннан ял итүне туктатуның көтелмәгән сәбәбе булырга мөмкин.

Бурычны түләтүнең транспорт чарасын кулга алу кебек формасы да актив кулланыла, соңыннан ул бурычны каплау өчен сатылып җибәрелергә мөмкин. Ул вакытта инде машина хуҗасы җәяү генә хәрәкәтләнәчәк.

Мондый күңелсезлекләргә тармас өчен, ТР буенча ЭЭМның Дәүләт автоинспекциясе административ штрафларны вакытында түләргә киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев