Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл хәрәкәте иминлеге

Бер кеше һәлак булган һәм 24 кеше зыян күргән

2023 елның 12 аенда районда 156 юлтранспорт һәлакәте булган.

Шуларның 21е тән җәрәхәтләре алуга китергән, бер кешенең гомере өзелгән, 24е төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

– Юл - транспорт фаҗигаларының күбесе машина йөртүчеләрнең гаебе аркасында килеп чыга. Еш кына юл-транспорт һәлакәтләре Чистай-АксубайНурлат автомобиль юлында һәм Аксубай-Федоровка автомобиль юлында юл читенә төшеп китү, әйләнеп каплану һәм каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән полосага чыгу нәтиҗәсендә килеп чыга, – дип аңлатма бирде Аксубай районы ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов. – Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне юлда үтә игътибарлы булырга чакыра. Машина йөртүчеләр юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итә торган тизлекне сайларга тиеш. Куркыныч маневрлардан тыелырга кирәк, бигрәк тә каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән юл ягына чыгуга бәйле.

Куркынычсызлык каешларын эләктерергә һәм пассажирларны да иминлек каешларын каптырган килеш утыртып йөртергә кирәк. 12 яшькә кадәрге балаларны җиңел машинада алгы утыргычта, 7 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта, баланың авырлыгына һәм буена туры килгән балалар өчен махсус саклану җайланмаларын кулланып кына утыртып йөртергә кирәк. Шулай ук, Дәүләт автоинспекциясе 12 яшькә кадәрге балаларны җиңел автомобильдә арткы утыргычта йөрткәндә балалар өчен махсус иминлек җайланмасын кулланырга киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев