Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл хәрәкәте иминлеге

Балаларыгыз урам аша ничек чыга?

2023 елның 25 октябреннән 6 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә «Көзге каникуллар» киң күләмле чарасы узачак.

Ул балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлтеләчәк.

2023 елның 9 аенда республика юлларында 347 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларда 11 баланың гомере өзелгән һәм 361е җәрәхәтләр алган. Ел башыннан 10 пассажир-бала һәлак булган. Юл хәрәкәтендә катнашучыларның әлеге категориясе белән бәйле хәлнең кискенләшүенә сәбәпле, балалар күпләп җыела торган урыннарда балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуларны профилактикалау буенча чаралар узачак. Шулай ук, яшь юл хәрәкәте отрядларын юлларда рейдларга җәлеп итеп, балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәвенә игътибарны юнәлтәчәкләр.

Дәүләт автомобиль инспекторлары киемдә яктылыкны кире кайтара торган элементларны куллануга аерым игътибар бирәчәк, чөнки көннәр кыскара, ә һава шартлары юлларда хәрәкәт итү өчен уңай түгел.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев