Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Юл хәрәкәте иминлеге

Балалар куркынычсызлыгы буенча рейд: Аксубай районында хокук бозулар ачыкланган

ЮХИДИ хезмәткәрләре полиция участок вәкилләре белән берлектә балаларны йөртү кагыйдәләрен үтәүне тикшерүгә юнәлдерелгән «Тоннель» операциясен уздырды.

Рейд барышында Аксубай районы юлларында 7 хокук бозу очрагы ачыкланган, алар арасында – балалар кәнәфиләре булмау, каеш эләктермәү һәм ОСАГО полисыннан башка йөрү.

Чара барышында инспекторлар балигъ булмаганнарны йөртүгә аерым игътибар биреп, дистәләгән автомобильләрне туктаттылар. Тикшерү нәтиҗәләре: 3 машина йөртүче пассажирларны куркынычсызлык каешын эләктертмичә йөрткән; 1 очракта балалар утыргычы булмаган; 1 автомобиль йөртүче транспорт чарасын ОСАГО полисыннан башка йөрткән; 1 җәяүле юл йөрү кагыйдәләрен бозган; 1 машина йөртүче юл билгесе таләпләренә игътибарсызлык күрсәткән.

–Мондый рейдларның төп максаты – җәза түгел, ә профилактика. Балалар – юл хәрәкәтендә иң яклаучысыз катнашучылар, һәм аларның иминлеге өлкәннәрдән тора, – дип билгеләп үтте районның баш дәүләт автоинпекторы Нияз Гыймалетдинов.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә балалар өчен юлларда куркынычсызлыкның төп кагыйдәләрен искәрттеләр: 7 яшькә кадәрге балалар бары тик автокреслода гына йөрергә тиеш; 7 яшьтән 12 яшькә кадәргеләргә арткы утыргычта штат каешлары кулланырга рөхсәт ителә, әмма баланың буе 150 см дан артып киткән очракта; алгы утыргычта 12 яшькә кадәрге бала автокреслода булырга тиеш; барлык пассажирлар, йөртүчене дә кертеп, эләктерелергә тиеш; ОСАГО – штраф кына түгел, ә юл-транспорт һәлакәтендә иминият түләвеннән башка калу куркынычы да.

Мондый рейдлар дәвам иттереләчәк. Машина йөртүчеләрне балаларны йөртүгә җаваплы карарга һәм юл йөрү кагыйдәләрен игътибарсыз калдырмаска чакыралар, чөнки гомер шуңа бәйле.

Аксуюбай районы ЮХИДИ бүлеге кисәтә: автомобильдә балаларның куркынычсызлыгы – формальлек түгел, ә зарурлык. Иң кадерле кешеләрегезнең гомерен куркыныч астына куймагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев