«Бала – төп пассажир!»: Иминлек барыннан да өстен!
21 августта Татарстан территориясендә балигъ булмаган пассажирларны йөртү белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга юнәлтелгән «Бала – төп пассажир!» дигән профилактик чара уза.
Кызганычка каршы, статистика яхшы түгел: быел инде 78 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 3 баланың гомере өзелгән, 86 бала җәрәхәтләр алган.
Дәүләт автоинспекциясе искәртә: балаларның иминлеге – безнең өстенлегебез!
Юл хәрәкәте кагыйдәләре, 12 яшькә кадәрге балаларны алгы утыргычта, шулай ук 7 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта йөртү баланың буена һәм авырлыгына туры килә торган балаларны тотып тору җайланмаларын кулланып башкарылырга тиеш.
Мөһим! Дәүләт автоинспекциясе 12 яшькәчә балаларны арткы утыргычта йөрткәндә балалар өчен каралган махсус иминлек җайланмаларын кулланырга киңәш итә. 12 яшьтән өлкәнрәк балалар иминлек каешы белән эләктерелгән буларга тиеш.
Балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен 3 000 сум күләмендә штраф каралган.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, бу җайланмаларны дөрес урнаштырганда һәм кулланганда юл-транспорт һәлакәте очрагында сабыйлар өчен үлем куркынычы якынча 70 процентка һәм бәләкәчләр өчен 54-80 процентка кими.
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да үтә игътибарлы һәм сак булырга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә һәм балаларның куркынычсызлыгы безнең уртак җаваплылык булуын истә тотарга чакыра!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев