Бәйрәм көннәрендә Аксубай дәүләт автоинспекторлары ике исерек машина йөртүчене тоткарлаган
Гыйнвар башыннан Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 44 очрагы ачыкланган.
Исерек килеш машина йөртүче өчен ике административ материал төзелгән.
–Әлеге материаллар Аксубай районы җәмәгать судында карала, – дип шәрехләде Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов. – Исегезгә төшерәм, исерек килеш машина йөрткән өчен транспорт белән идарә итү хокукыннан ел ярымнан ике елга кадәр мәхрүм итү һәм кырык биш мең сум күләмендә административ штраф салу каралган. Шундый ук җәза медицина таныклыгын узудан баш тарткан өчен дә каралган. Кабат хокук бозу очрагында – өч елга кадәр иректән мәхрүм итү. Моннан тыш, гаепле кешенең транспорт чарасы, судның гаепләү карары нигезендә, конфискацияләнергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев