Бәйрәм ялларында Аксубай районында алты исерек шоферны тоткарлаганнар
Юл хәрәкәте иминлеге

Бәйрәм ялларында Аксубай районында алты исерек шоферны тоткарлаганнар

Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе Илгиз Алмакаев сөйләде.

– Өчесен – бүлек хезмәткәрләре, тагын өчесен читтән килгән экипажлар тоткарлады. Бу юнәлештә даими эшлибез. Безнең хезмәткәрләр тәүлек буена юлда иминлек һәм гражданнарның тынычлыгы өчен хезмәт итәләр, – дип билгеләп үтте районның баш полиция хезмәткәре. – Гражданнарны да гражданлык активлыгын күрсәтергә һәм руль артында исерек йөртүчеләр турында хәбәр итәргә чакырабыз. Бәлки, сез бу гамәлегез белән кемнеңдер сәламәтлеген генә түгел, ә гомерен саклап кала алырсыз.
Аксубай районы Дәүләт автоинспекциясенең Телеграмм-каналы гамәлдә булуы турында исегезгә төшерәбез.
Руль артында исерек яки сәер машина йөртүчене күрдегез икән, языгыз.
https://t.me/DPSAksubaevobot
Телефоннар: 8(84344)2-73-63 ЮХИДИ бүлеге, 8(84344) 2-79-74, 02, 102 кизү часте.


Нет комментариев