Авыл мәктәбенең яшь юл инспекторлары нәниләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнергә ярдәм итәләр
Иске Кыязлы төп мәктәбенең ЮИД отряды «Кагыйдәләрне үзең беләсең икән, нәниләргә дә өйрәт!» дигән шигарь астында эшлиләр.
«Светофор» мәктәп отрядында һәркем рәссам да һәм артист та. Балалар җитәкчеләре белән бергә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча стена газеталары, мәгълүмати листовкалар чыгаралар.
Отряд әгъзалары нәниләр өчен куркынычсыз юл хәрәкәте темасына бәйгеләр, викториналар һәм ярышлар үткәрәләр, күренешләрне сәхнәләштерәләр.
Шушы көннәрдә генә чираттагы чара узды.
Юидлылар нәниләргә юлны ничек куркынычсыз үтәргә кирәклеге турында искә төшерделәр һәм юл билгеләренең әһәмияте турында аңлаттылар.
Фото: Иске Кыязлы мәктәбе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев