Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл хәрәкәте иминлеге

Авыл мәктәбендә юлларда балалар травматизмын профилактикалау буенча чара узды

Яңа Тимошкино төп мәктәбендә укучыларның юл-иминлек травматизмын профилактикалауга юнәлтелгән төрле эш алымнарын кулланалар.

Ел дәвамында Юл хәрәкәте кагыйдәләрен ныгытуга төрле акцияләр һәм чаралар даими үткәрелә. Күптән түгел беренче сыйныф укучыларын җәяүлеләр сафына кабул итү булган иде. Бу да шулай ук үз нәтиҗәләрен бирә.

Бу юлы «Игътибар – балалар!» чарасында Нурлат шәһәрендә Татарстан Республикасы Юл хәрәкәте иминлеге Дәүләт территориаль учреждениесе җитәкчесе Гөлфия Гыймалетдинова һәм Аксубай ЮХИДИ бүлеге белгече Татьяна Мартынова катнашты.

Мәктәпнең О.Ямукова җитәкчелегендәге яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар, викторина сорауларына җавап биреп, кунакларга элементар юл йөрү кагыйдәләрен һәм юл билгеләрен белүләрен күрсәттеләр.

ЮХИДИ хезмәткәрләре һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр һәм яктылыкны кире кайтара торган элементлар тапшырдылар.

Фото: Яңа Тимошкино мәктәбе архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев