Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл хәрәкәте иминлеге

Авыл мәктәбендә Юл хәрәкәте кагыйдәләрен ныгыталар

Яңа Тимошкино төп мәктәбендә быелгы уку елында юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә беренче дәрес үтте.

Бу белем бирү учреждениесе укучылары өчен аеруча актуаль, чөнки янәшәдә генә зур юл уза. Авылның төньяк өлешендә – Никольская урамында яшәүче укучылар мәктәпкә барганда аеруча игътибарлы булырга тиеш. Балалар теләсә кайсы вакытта юлга чыгарга мөмкин. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен ныгыту буенча һәр дәрес балаларның уяулыгын арттыруга юнәлтелгән. Әлеге мәгариф учреждениесендә дә мондый дәресләр, рәсми игълан ителгән юл хәрәкәте иминлеге айлыкларына карамастан, уку елы дәвамында даими үткәрелә.

Фото: Яңа Тимошкино төп мәктәбе архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев