Авыл мәктәбендә җәяүлегә багышланган чара узды
Куркынычсызлык атнасы кысаларында Яңа Тимошкино төп мәктәбендә чираттагы “Игътибар – балалар!” профилактик акциясе узды.
Бу мәктәптә моңа охшаш чараларны төрле формада оештырырга тырышалар. Бу юлы яшь юл хәрәкәте инспекторлары Ямукова О.А. җитәкчелегендә беренче сыйныф укучылары белән сыйныфтан тыш чара оештырдылар.
Укучылар яшь юл инспекторлары отрядының чыгышын карап, практик дәрестә кызыксынып катнаштылар. Уенның барлык этапларын уңышлы үтәп, беренче сыйныф укучылары юл хәрәкәтенең тулы хокуклы катнашучылары булдылар.
Фото: Яңа Тимошкино төп мәктәбе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев