«Автосессия-2025» бәйгесенең район этабы иң яхшы яшь автомобильчеләрне ачыклады
Юл хәрәкәте иминлеге

«Автосессия-2025» бәйгесенең район этабы иң яхшы яшь автомобильчеләрне ачыклады

«Аксубай универсаль технологияләр техникумы» дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесе базасында студентлар арасында «Автосессия-2025» республика бәйгесенең район этабы узды.

Бәйгенең максаты – яшьләр арасында юл хәрәкәте кагыйдәләре белемнәрен ныгыту, юлларда иминлекне пропагандалауга югары уку йортлары һәм махсус урта уку йортлары студентларын җәлеп итү, яшь йөртүчеләрдә җаваплылык хисе һәм йөртү культурасын тәрбияләү.

«Автосессия-2025» бәйгесе өч этапта узды: юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү, беренче ярдәм күрсәтү һәм машинаны фигуралы йөртү.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча беренче урынны – Николай Баландов, икенче урынны – Иван Цветков, өченче урынны Александр Бартов алды.

Җиңүчеләргә һәм бәйгедә катнашучыларга кубоклар, медальләр, грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.


Нет комментариев