«Буратино» балалар бакчасы базасында Юл хәрәкәте иминлегенә багышланган танып-белү чарасы узды.
Укучылар уен формасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен ныгыттылар. Балалар кызыксынып төрле биремнәрне үтәделәр: самокатларда эстафета үттеләр, тематик пазллар җыйдылар һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча сорауларга җавап бирделәр, юлда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләрен белүләрен күрсәттеләр.
Чара кысаларында шулай ук «Бала – төп пассажир!» профилактик акциясе узды. Нурлат шәһәре Дәүләт автоинспекциясенең территориаль бүлекчәсе профилактика бүлеге җитәкчесе Гөлфия Гыймалетдинова һәм Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча Дәүләт автоинспекциясенең юл-патруль хезмәте инспекторы, полиция лейтенанты Алмаз Гатауллин күп балалы Шәйдуллиннар гаиләсенә махсус балалар тотып тору җайланмасы тапшырдылар. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре ата-аналарга һәр сәфәр вакытында сертификацияләнгән балаларны тотып тору җайланмаларын куллану кирәклеге турында искәрттеләр.
Чара азагында барлык катнашучыларга да юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белешмәлекләр, яктылыкны кире кайтара торган элементлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Оештыручылар балаларга һәм өлкәннәргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү юл хәрәкәтендә катнашкан һәр кешенең иминлеге нигезе булуын искәрттеләр.
Нет комментариев