Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл хәрәкәте иминлеге

Аксубайлыны «Субару» руле артында исерек килеш тоткарлаганнар

Аксубай җәмәгать суды 27 яшьлек йөртүчене транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итте.

Гражданин К. 16 апрельдә Аксубай-Емелькино автомобиль юлында исерек килеш тоткарлана.

– Медицина тикшерүе нәтиҗәсенә караганда, гражданин К.ның сулышында абсолют этил спирты концентрациясе 0,506 мг/л. тәшкил итте. Суд бу затка карата административ җаваплылыкны йомшарта торган хәлләрне таба алмады. Салган килеш руль артына утыру – ул берничек тә аклап булмый торган җинаять. Суд хокук бозучыны күп тапкырлар бертөрле административ кагыйдәләрне бозуда гаепләде, – дип шәрехләде район башкарма комитеты җитәкчесе, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе рәисе Станислав Зайцев.

Дәүләт автомобиль инспекторлары исерек йөртүчегә беркетмә төзегәннәр һәм судка тәкъдим иткәннәр. Хокук бозучы судка килмәгән. Шуңа да карамастан, суд, тәкъдим ителгән дәлилләр җыелмасын тикшергәннән соң, гражданин К.ны 1 ел 8 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итте һәм 30 мең сум күләмендә штраф билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев