Аксубайлыны машина йөртү хокукыннан мәхрүм иткәннәр һәм руль артына исерек килеш утырган өчен 45 мең сум түләргә мәҗбүр иткәннәр
Җәмәгать суды административ хокук бозу турындагы эш буенча карар чыгарды.
Татарстан Республикасы Аксубай суд районы буенча 1 нче суд участогының җәмәгать суды гражданин У.га карата Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турында кодексының 12.8 маддәсе 1 өлешендә (алга таба – РФ КоАП) каралган административ хокук бозу турындагы эшне карады.
Юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясе мәгълүматы буенча, 29 яшьлек машина йөртүче 2025 елның 30 мартында 23 сәгать 33 минутта Аксубай шәһәр тибындагы бистәсенең, Октябрь урамында тоткарланган. Тикшерү барышында аның исерек хәлдә ВАЗ-21093 маркалы автомобиль белән идарә итүе, Россия Федерациясе юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7 пунктын бозуы ачыкланган.
Хокук бозучыга суд утырышына килергә кирәклеге турында хәбәр ителгән, ләкин ул килми. Җәмәгать суды, эш материалларын карап чыкканнан соң, гражданин У.ның гамәлләрендә РФ КоАП 12.8 маддәсенең 1 өлешендә каралган административ хокук бозу составы бар дигән нәтиҗәгә килгән. Һәм эшне хокук бозучы катнашыннан башка карарга мөмкин дип санаган.
Гражданин У.га аны ел ярым дәвамында транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, кырык биш мең сум күләмендә административ штраф салынган. Суд карары законлы көченә кергән.
–Салган килеш транспорт чарасы белән идарә итү – ул законны бозу гына түгел, бу машина йөртүченең дә, әйләнә-тирәдәгеләрнең дә гомеренә һәм сәламәтлегенә турыдан-туры куркыныч янау. Без барлык машина йөртүчеләрне үз вазифаларына җаваплы карарга һәм руль артына исерек хәлдә утырмаска чакырабыз. Юллардагы иминлек – ул безнең уртак бурычыбыз, һәм һәркем аны тәэмин итүгә үз өлешен кертергә тиеш, – дип шәрехләде Аксубай муниципаль районының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе рәисе Станислав Зайцев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев