Аксубайлыны исерек килеш йөргән өчен хокуктан мәхрүм иткәннәр
Аксубай районы кешесен Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре исерек хәлдә автомобиль руле артында тоткарлаган.
Полиция хезмәткәрләре аны «Лада» машинасы руле артында 2024 елның 16 ноябрендә район үзәгенең Толстой урамында төн уртасына таба тоткарлыйлар.
Районның юл хәрәкәте иминлеге комиссиясендә хәбәр итүләренчә, тикшерү акты белән гражданин Ш. сулап чыгарган һавада абсолют этил спирты концентрациясе 0,615 мг/л тәшкил иткән.
Аксубай районы җәмәгать суды машина йөртүчене ел ярымга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарды, машина йөртүче 30 мең сум штраф түләячәк.
– 1 гыйнвардан исерек машина йөртүчеләр өчен җәза чаралары катгыйландырылды. Хәзер исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен штраф күләме 45 мең сум тәшкил итәчәк. Әмма юлларда машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан фаҗигаләрне бернинди суммалар белән дә үлчәп булмый, – дип билгеләп үтә Аксубай муниципаль районының Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе рәисе Станислав Зайцев.
Һәм җәмәгатьчелекне руль артына исерек килеш утыру фактлары турында дәшми калмаска чакырды.
Исерек машина йөртүче турында «Аксубай районы Дәүләт автоинспекциясе»телеграмм-каналына хәбәр итәргә була. Аның тасвирламасында зәңгәр төстәге @aksubaevo_dps_bot сылтамасы беркетелгән, аңа басыгыз һәм чатка күчегез – кыю рәвештә хәбәр языгыз, хокук бозучыларның фотоларын җибәрегез – шундый күренешләрне күргән урынны хәбәр итегез, сезнең хәбәрне ЮХИДИ хезмәткәре генә күрәчәк, җавапка “мәгълүмат Дәүләт автоинпекциясенә тапшырылды”, дигән хәбәр киләчәк. Район юлларын бергәләп куркынычсыз итик!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев