Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл хәрәкәте иминлеге

Аксубайлыларга халык инспекторлары булырга тәкъдим итәләр

Татарстанда 2014 елдан эшләүче “Халык инспекторы” системасы колач җәя.

Хәзер “Халык инспекторы” кушымтасын һәркем үзенең телефонына йөкләп алырга мөмкин. Ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу һәм территорияне төзекләндерү турында хәбәр итү мөмкинлеге бирә. Кушымта мәгълүматны автомат рәвештә ЮХИДИга юллаячак. Мөрәҗәгатьләр 21 хокук бозу категориясе буенча кабул ителә, шул исәптән:

*Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 18 категориясе: тротуарда парковкалаудан алып, стоп-линия сызыгы артына чыкканчыга кадәр, иминлек каешын эләктерү кагыйдәсен бозу һәм хәрәкәт иткән вакытта телефон куллану һәм башкалар.

* Экология өлкәсендә 3 кагыйдә бозу категориясе: калдыкларны ташлауны һәм табигый байлыклардан канунсыз файдалануга кадәр.

Без эшләргә тиешле нәрсәләр: кагыйдә бозуны видео ярдәмендә теркәү һәм дәлилне “Халык инспекторы” кушымтасына йөкләү. Кагыйдә бозучылар турындагы хәбәр өчен бүләкләү каралган: административ хокук бозулар турындагы кодекста каралган штрафның 25 проценты күләмендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев