Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл хәрәкәте иминлеге

Аксубайлылар кайсы юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмый?

2023 елның 6 аенда юлларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның мең ярымга якын очрагы ачыкланган.

Аксубайлылар кайсы юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмый?

Без Аксубай районы ЮХИДИ бълегенә мөрәҗәгать иттек һәм хокук бозучыларга ни өчен җәза бирүләрен ачыкладык.

Шулай итеп, юл статистикасы саннарда:

  • Билгеләнгән тәртиптә теркәлмәгән транспорт чарасы белән идарә иткән өчен – 13;
  • Дәүләт теркәү номерлары укылмый торган, стандарт булмаган яки теркәү таләпләрен бозып билгеләнгән транспорт чарасы белән идарә иткән өчен – 65 ;
  • Үзе белән документлар булмаган өчен – 69;
  • Төзек булмаган яки эксплуатацияләү тыелган шартларда транспорт чарасы белән идарә иткән өчен – 83;
  • Куркынычсызлык каешын эләктермәгән өчен – 246;
  • Транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган йөртүче руль артына утырган өчен – 7;
  • Каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән полосага чыккан өчен – 18;
  • ОСАГОның иминият полисы булмгана яки аңа кертелмәгән өчен – 224;
  • Юл билгесе таләпләрен бозган өчен – 246;
  • Җәяүлеләргә хәрәкәттә өстенлек бирмәгән өчен – 31;
  • Җәяүле яки пассажир тарафыннан кагыйдә бозган өчен – 144;
  • Тукталыш кагыйдәләрен бозган, тротуарда яки җәяүлеләр кичүендә тукталган өчен – 11;
  • Йөк ташу кагыйдәләрен бозган өчен – 86;
  • Тонировкаланган пыялалы транспорт чарасы белән идарә иткән өчен – 6;
  • Штрафны түләмәгән өчен – 40;
  • Исерек хәлдә транспорт руле артына утырган өчен – 37 очрак.

Онытмагыз, юлдагы һәр кагыйдә бозу очрагы юл хәрәкәтендә катнашучыларның тормышы белән бәяләнә. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев