Аксубайлылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозалар һәм штрафларны түләргә ашыкмыйлар
2023 елның 6 аенда Аксубай ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан 20.25 маддәсе буенча 40 материал төзелгән.
Өч материал буенча – мәҗбүри эшләр, бишесе буенча – кулга алу, ә калганнары буенча ике тапкыр күләмдә административ штраф түләттерү билгеләнгән.
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның Дәүләт автоинспекциясе искә төшерә: РФ Административ хокук бозулар кодексының 32.2 маддәсенең 1 өлеше нигезендә административ штраф административ җаваплылыкка тартылган кеше административ штраф түләттерүне законлы көченә кертү турындагы карар кабул ителгән көннән алып алтмыш көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш.
– Административ штрафны билгеләнгән срокта түләмәү түләнмәгән административ штраф суммасының ике тапкыр күләмендә, әмма бер мең сумнан да ким булмаган күләмдә административ штраф салуга китерә, яисә унбиш тәүлеккә кадәр административ кулга алуга, яисә илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә тарту, – дип аңлатма бирде Аксубай районы ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов. – Шулай ук штраф түләүдән качкан шофер Россия Федерациясеннән читкә чыгу хокукында чикләүләргә дучар ителергә мөмкин. Бурычны түләтүнең транспорт чарасын кулга алу кебек формасы да актив кулланыла, соңыннан ул бурычны түләү өчен гамәлгә ашырылырга мөмкин.
Авырлыклар булмасын өчен, ТР буенча ЭЭМның Дәүләт автоинспекциясе административ штрафларны вакытында түләргә киңәш итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев