Аксубайда юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды
Чарада аварияләрнең агымдагы торышына, юл программаларын тормышка ашыруга һәм республика хөкүмәте йөкләмәләрен үтәүгә кагылышлы мөһим мәсьәләләр каралды.
Утырыш эшендә район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов катнашты.
Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов районда авария хәленең торышы турында сөйләде. Узган ел белән чагыштырганда, вәзгыять канәгатьләнерлек. 2024 елда ЮХИДИ хезмәткәрләре юл йөрү кагыйдәләрен бозу турында 2141 беркетмә төзегән. Иң еш хокук бозулар арасында – исерек хәлдә автомобиль белән идарә итү (58 очрак), иминият полисы булмау (32 очрак), куркынычсызлык каешын куллану таләпләрен үтәмәү (957 очрак), балаларны махсус тотып тору җайланмаларыннан башка йөртү (22 очрак), җәяүлеләргә өстенлек бирмәү (56 очрак).
– 2025 елда хокук бозуларга, бигрәк тә исерек килеш идарә итүгә каршы көрәштә комплекслы тикшерүләр, машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр белән профилактик эш кебек көчәйтелгән чаралар планлаштырыла, – дип билгеләп үтте Нияз Гыймалетдинов.
Инфраструктура үсеше буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Ислямов юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыруга юнәлдерелгән программалар турында сөйләде. Әлеге программалар кысаларында Аксубайда һәм районның торак пунктларында юл тамгалары (800 мең сум), Аксубайда юлларга ямаулы ремонт ясауга (800 мең сум), светофорларга техник хезмәт күрсәтү (200 мең сум), юлларга кышкы хезмәт күрсәтү (2,97 млн. сум) планлаштырыла.
Өстәмә рәвештә муниципаль акчалар хисабына тротуарларны яңарту һәм светофорларны модернизацияләү каралган.
Муниципаль юл фонды программасы кысаларында Төньяк урамында футбол манежы һәм Октябрь урамындагы 21 йорт янында парковкалар, Шоссе урамындагы 9 “а” торак йортка керү юлын төзү планлаштырыла.
Нурлат шәһәрендә “БДД” ДБУ җитәкчесе урынбасары Ришат Борһанов билгеләп үткәнчә, 2024 елда юл хәрәкәте иминлеге буенча, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрдән алып өлкән яшьтәге гражданнарга кадәр 5000дән артык кешене колачлаган 68 чара уздырылган. Алар арасында – юлларда хәвефсез тәртип культурасын формалаштыруга юнәлтелгән бәйгеләр һәм акцияләр дә бар.
Юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясе рәисе Станислав Зайцев Татарстан Республикасы Министрлары Кабинетының һәм юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләре буенча Хөкүмәт комиссияләренең йөкләмәләрен үтәү турында сөйләде. Барлык карарлар юл-транспорт һәлакәтләре санын кыскартуга һәм аларның нәтиҗәләрен киметүгә юнәлдерелгән.
Утырыш, профилактиканы, инфраструктура үзгәрешләрен һәм халык белән үзара хезмәттәшлекне дә кертеп, Аксубай районы юлларында куркынычсызлык мәсьәләләрен хәл итүгә комплекслы якын килүне күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев