Юл хәрәкәте иминлеге

Аксубайда исерек килеш мопедта йөргән өчен җәзага тартылды

2026 елның 19 июнендә 11 сәгать 40 минутта Аксубай бистәсенең Мазилин урамындагы 10 А йорты янында граждан Р. Фәхретдинов дәүләт теркәү билгеләре булмаган мопед белән исерек хәлдә идарә иткән, шуның белән Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7 пунктын бозган.

Аның алга таба хәрәкәтен Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре туктаткан. Алар гражданга карата беркетмә төзегәннәр. Ул суд утырышына килмәгән, эшне үзенең катнашуыннан башка карау турында гариза биргән. Ике тәгәрмәчле техника яратучы административ хокук бозуда үз гаебен таныган, катгый җәза бирмәүләрен сораган.

Суд, эш материалларын өйрәнеп, Р. Фәхретдиновның гамәлләрендә Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча административ җаваплылык каралган административ хокук бозу составы бар дигән нәтиҗәгә килгән. Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7 пункты нигезендә, йөртүчегә транспорт чарасы белән исерек хәлдә (алкоголь, наркотик яки башка төрле), реакцияне һәм игътибарны начарайтучы дару препаратлары тәэсирендә, хәрәкәт иминлеген куркыныч астына куючы авыру яки арыган хәлдә идарә итү тыела.

Суд аңа 45 000 сум күләмендә административ штраф салу һәм бер ел да алты ай срокка транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләгән. Суд карары законлы көченә кергән.


Нет комментариев