Аксубайда иң яхшы автоледины сайладылар
Хатын-кызлар арасында машина йөртү осталыгы бәйгесе иң яхшы автоледины билгеләде.
Ул «Аксубай универсаль технологияләр техникумы» ГАПОУ базасында узды. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү һәм фигуралы йөртү буенча ярышырга сигез хатын-кыз килде. Һәрберсенең машина йөртү һәм «Автоледи» бәйгесендә катнашу тәҗрибәсе бар.
Быел 2 нче Аксубай урта мәктәбе педагогы, яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды җитәкчесе Аэлита Шуркина җиңүче булды. Ул теорияне белүдә иң яхшы нәтиҗә күрсәтте, контроль билетларны 2 минут 40 секундта чиште. Һәм машина йөртүдә дә иң остасы булды.
– Минем тормыш максатым: тормышта кирәк булганның барысын да өйрәнү, белемнәрне ныгыту һәм камилләшү, – дип уртаклашты җиңүче. – Җиңү хисләре сүзләр белән әйтерлек түгел! Минем балалар белән көндәлек эшем бу җиңүне яуларга булышты. Быел безнең отряд районда яшь юл хәрәкәте инспекторларының иң яхшысы булды. Һәм мин укучылардан да начаррак чыгыш ясый алмыйм.
Җиңүчеләр арасында балалар сәнгать мәктәбе хореографы Майя Макарова һәм күп балалы әни Анна Борисова да бар, алар, тиешлечә, икенче һәм өченче урыннарны алдылар.
Конкурсантларның барысы да диярлек тәҗрибәле автоледилар гына түгел, ә кайгыртучан әниләр дә. Кызлар беркайчан да юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмауларын белдерделәр, чөнки аларның төп пассажирлары – тормышта иң кадерлесе булган балалар.
Катнашучылар ЮХИДИ бүлеге һәм Нурлат шәһәре БДД ДБУ тарафыннан истәлекле бүләкләр һәм грамоталар алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев