Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Юл хәрәкәте иминлеге

Аксубайда дәүләт автоинспекторлары һәм ЮИДлылар җәяүлеләргә Георгий тасмалары тараттылар

ЮХИДИ хезмәткәрләре Аксубай 3 нче мәктәбенең ЮИД отряды белән берлектә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган «Георгий тасмасы» патриотик акциясен уздырдылар.

Яшь юл хәрәкәте инспекторлары җәяүлеләргә Бөек Ватан сугышы геройларына истәлек һәм рәхмәт символы булган георгий тасмалары һәм тематик белешмәләр тапшырдылар. Шулай ук халыкны юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә, юлларда игътибарлы һәм сак булырга өндәделәр.

Мондый чаралар үсеп килүче буында патриотизм тәрбияләүгә, үз илебез тарихына ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыруга һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның үз-үзләрен имин тоту культурасын арттыруга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев