Аксубай районы дәүләт автоинспекциясе балаларны транспортта йөртү кагыйдәләренең үтәлешен тикшерүгә юнәлдерелгән профилактик рейд үткәрде.
Чара барышында 8 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган, алар арасында:
- машина йөртүче куркынычсызлык каешын эләктермәгән – 3 очрак;
- пассажир куркынычсызлык каешын эләктермәгән – 1 очрак;
- җәяүле юлны тиешсез урында кичкән – 3 очрак;
- машина йөртүче фараларны кабызмаган – 1 очрак.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә законның барлык таләпләрен үтәүнең мөһимлеге турында искә төшерә һәм юлларда куркынычсызлык мәсьәләләренә җаваплы карарга чакыра.
Нет комментариев