Аксубайда автобабайлар ярышты
Юл хәрәкәте иминлеге

Аксубайда автобабайлар ярышты

Аксубай районында Өлкәннәр көненә багышланган машина йөртү осталыгы бәйгесе узды.

Анда “В” категорияле машина йөртү таныклыгы булган ир-атлар катнашты.

Катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү һәм фигуралы автомобиль йөртү буенча ярыштылар. Бәйге тәмамлангач, иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән катнашучыларга кубоклар, грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.

Җиңүче булып Илһам Вафин танылды, икенче урынны Николай Мясников, ә өченче урынны Шамил Сәхабетдинов алды.

 


Нет комментариев