Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл хәрәкәте иминлеге

Аксубай волонтерлары мәктәп укучыларын һәм ялда булучыларны челтәр үрүдә ярдәм итәргә чакыралар

Җәйге чорда Аксубайның Яшьләр үзәгенә яшеренү челтәрләре үрергә санаулы гына кеше килә.

Волонтерлар, өй эшләрен ташлап, гаилә проблемаларын калдырып, үз сәламәтлекләре турында кайгыртмыйча, көздән башлап көн саен махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен яшеренү челтәрләре үрердә һәм маскостюмнар тегүдә, алар өчен гуманитар ярдәм җыюда катнаштылар. Махсус хәрби операция башланганнан алып волонтерларның игелекле куллары белән дистәләгән маскировка челтәрләре үрелде. Отпускка кайткан мобилизацияләнгәннәр Яшьләр үзәгенә киләләр, волонтерлар белән очрашалар һәм алардан бүләккә яшеренү челтәрләре алалар. Монда эшләүче хатын-кызлар һәр сугышчы өчен икенче әниләре кебек. Ләкин алар да арыдылар.

– Үрергә кеше юк, ә егетләр бездән маскировка челтәрләре көтәләр, – дип язган “Бергә ярдәм итәбез” төркемендә волонтер Елена Еграшкина, яшеренү челтәре фотосын урнаштырып.

Елена Еграшкина фотосы.

Күп кенә укучылар күп вакытларын компьютерлар артында, телефон тотып утырып үткәрәләр, кемдер ялга чыккан һәм аны өйдә үткәрә. Төркемнәр, коллективлар, сыйныфлар белән берләшергә мөмкин. Сугышчылар яшеренү челтәрләрен көтәләр! Үзенең шәхси вакытының бер сәгать-ике-өч һәркем игелекле эшкә сарыф итә ала! Һәрберегезне Яшьләр үзәгендә 9 дән 14.00 сәгатькә кадәр көтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев