Аксубай шоферы судта эчкечелек факты белән килешмәскә тырышкан
Исерек килеш йөргән өчен тагын бер шоферны административ җаваплылыкка тарттылар.
Район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе рәисе Станислав Зайцев хәбәр иткәнчә, 9 апрель иртәсендә Аксубай бистәсенең Шоссе урамында юл-транспорт һәлакәтләре күзәтчелеге хезмәткәрләре тарафыннан «Лада Гранта» автомобиле белән исерек хәлдә идарә итүче гражданин Е. тоткарланган.
Факт алкотестор ярдәмендә расланган. Шоферда алкоголь куллану микъдары – сулышында 0,203 мг/л абсолют этил спирты булуын ачыкланган.
Суд утырышында гражданин Е. үз гаебен таный, әмма, кичә бер шешә сыра эчкәнен һәм прибор шунан соңгы калдыкны күрсәткәнен аңлатырга тырышып, приборның хатасы белән килешмәвен белдерә. Ир-ат хәтта беркетмәдәге саннарга һәм «+; - » математик билгеләргә дә дәгъва белдерергә тырышкан. Беркетмә төзегән ДПС хезмәткәре факт буенча аңлатмалар бирә, судка медицина тикшерүе нәтиҗәләре, шулай ук тоткарлау урыныннан видео тәкъдим ителә.
Дәлилләр җыелмасын тикшергәннән соң, Аксубай җәмәгать суды гражданин Е.га карата ел ярымга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгара һәм аңа 30 мең сум күләмендә административ штраф билгели.
Суд карары 2023 елның 5 июнендә законлы көченә керде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев