Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл хәрәкәте иминлеге

Аксубай районында «ундүртле» машинасы йөртүчесе КамАЗ тагылмасына килеп кергән

Юл-транспорт һәлакәте Чистай-Аксубай-Нурлат юлының 48 нче чакрымында килеп чыккан.

Аксубай районы ЮХИДИ бүлегеннән алынган беренчел мәгълүматлар буенча, ВАЗ-2114 автомобиле йөртүчесе, Чистай ягыннан Аксубайга таба хәрәкәт иткән (ул исерек булган дип фаразлана), КамАЗ прицепы белән бәрелешкән. Бәрелешүдән соң автомобиль каршы хәрәкәт итү юлы читенә төшеп киткән.

Машина йөртүче автомобиль салонында кысылган. Һәлакәт урынына ЮХИДИ хезмәткәрләре, табиблар һәм МЧС хезмәткәрләре килгән. Зыян күрүчене чыгару өчен коткаручылар автомобиль кузовын кисәргә һәм түбәсен алырга мәҗбүр булганнар.

Зыян күргән ир-атны баш мие җәрәхәте, баш мие селкенүе һәм сул кулы җәрәхәте белән Аксубай үзәк район хастаханәсенә китергәннәр.

Юл-транспорт һәлакәте шартлары ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев