Рейд барышында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре транспорт чараларын һәм машина йөртүчеләрне тикшерделәр.
Рейд вакытында барлыгы 10 хокук бозу очрагы теркәлгән, алар арасында:
- машина йөртүче куркынычсызлык каешын эләктермәгән – 5 очрак;
- автомобиль тонировкаланган пыялалар белән булган – 1 очрак;
- машина йөртүчеләр юл билгесе таләпләрен игътибарсыз калдырган – 2 очрак;
- транспорт чарасының техник төзексезлеге – 1 очрак;
- машина йөртүче якындагы яктылык фараларын кабызмаган – 1 очрак.
Бу хакта Аксубай районының баш дәүләт автоинспекторы Нияз Гыймалетдинов хәбәр итте.
Нет комментариев