Аксубай районында «Тоннель» профилактик операциясе узды
Аксубай районында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре «Тоннель» профилактик операциясе кысаларында рейд чаралары уздырды.
Операциянең төп максаты – юлларда авария хәлләрен тотрыкландыру һәм транспорт чаралары белән исерек хәлдә идарә итүче машина йөртүчеләрне ачыклау.
Рейд нәтиҗәләре буенча Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның тугыз очрагы теркәлгән.
Алар арасында: бер очракта куркынычсызлык каешын такмау, ике очракта җәяүлеләр тарафыннан хокук бозу, бер очракта ОСАГО полисыннан башка машина йөртү, бер очракта тонировкалы тәрәзәләр белән бәйле хокук бозу, шулай ук дүрт очракта юл билгеләре таләпләрен үтәмәү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев