Аксубай районында «Кышкы каникуллар» профилактик чарасы башлана
2025 елның 22 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлдерелгән киң масштаблы «Кышкы каникуллар» чарасы узачак.
2025 елның 11 аенда республика юлларында теркәлгән 429 юл-транспорт һәлакәтендә 15 бала һәлак булган һәм 457се яраланган.
Кышкы каникуллар башлану сәбәпле, балалар күпләп йөри торган урыннарда балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуларны кисәтү чаралары узачак.
Юл йөрү кагыйдәләренә игътибар бирмәгән кечкенә җәяүлеләр дә дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре игътибарыннан читтә калмаячак. Аларның юл кичү кагыйдәләрен бозу фактларын полиция хезмәткәрләре хәрәкәтнең яшь инспекторлары отрядлары, педагоглар, ата-аналар комитетлары, «Ата-аналар патруле» һәм «Әтиләр патруле» инициатив төркемнәре, шулай ук «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» иҗтимагый оешмасы белән берлектә кисәтәчәк. Хокук бозулар турындагы мәгълүмат җәяүлеләр белән алга таба профилактик эшләү өчен уку урыннары буенча тапшырылачак.
Шулай ук мәгариф оешмаларында полиция хезмәткәрләре укучылар һәм аларның әти-әниләре белән профилактик әңгәмәләр үткәрәчәк. Тематик лекцияләр автотранспорт предприятиеләрендә һәм башка оешмаларда узачак.
Якты көн кыскарган шартларда, шулай ук начар һава торышы аркасында килеп чыккан юл хәлләренә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы, сак булырга һәм яктылыкны кире кайтара торган элементлардан файдаланырга чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев