Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Юл хәрәкәте иминлеге

Аксубай районында «Куркынычсызлык каешы» профилактик операциясе йомгаклары

Аксубай районы Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре «Куркынычсызлык каешы» профилактик чарасына йомгак ясадылар.

Акциянең максаты машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешларын мәҗбүри куллануга карата юл йөрү кагыйдәләре таләпләрен үтәү дәрәҗәсен арттырудан гыйбарәт иде. Операцияне үткәрү чорында – 2026 елның 16 февраленнән 1 мартына кадәр, ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләр арасында аңлату эшләре үткәрделәр, элементар куркынычсызлык чараларын үтәүнең мөһимлеген искәрттеләр.

– Без даими рәвештә мондый чаралар үткәрәбез, чөнки куркынычсызлык каешын куллану юл-транспорт һәлакәте очрагында машина йөртүчене һәм пассажирларны яклауның иң нәтиҗәле ысулларының берсе булып тора, – дип билгеләп үтте Аксубай районы Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов. – Кызганычка каршы, ачыктан-ачык файда булуга карамастан, машина йөртүчеләрнең күбесе закон таләбен санга сукмый.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре үткәргән операция нәтиҗәләре буенча куркынычсызлык каешын эләктермәү белән бәйле 35 административ хокук бозу теркәлгән.

– Һәр ачыкланган хокук бозу очрагы – юл хәрәкәтендә катнашучыларның сәламәтлегенә һәм гомеренә потенциаль куркыныч, – дип ассызыклады Нияз Гыймалетдинов. – Без районыбызда яшәүчеләрне үз иминлегебез мәсьәләләренә җаваплы карарга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре таләпләрен үтәргә чакырабыз.

Дәүләт автоинспекциясе эләктерелгән куркынычсызлык каешы авария вакытында авыр җәрәхәтләр һәм үлем куркынычын шактый киметә, дип искә төшерә. Дәүләт автоинспекторлары юл хәрәкәтендә катнашучыларның үз-үзләрен тоту культурасын арттыруга юнәлдерелгән профилактик чаралар үткәрүне дәвам итәргә ниятли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев