Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл хәрәкәте иминлеге

Аксубай районында «Каршы полоса» профилактик чарасы уза

Ул 18 ноябрьдән башланды һәм 27 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Хәвефле статистика: Татарстанда 2024 елның 10 аенда каршы як полосага чыгу аркасында 206 авария килеп чыккан, анда 89 кеше һәлак булган, 350 кеше имгәнүләр алган. Бу республика юлларында барлык үлем-китемнең 34,2 проценты!

Юлларда куркынычсызлык: Татарстан дәүләт автоинспекциясе 18-27 ноябрь көннәрендә, куркыныч юл хәрәкәте кагыйдәләрен кисәтү һәм булдырмау өчен «Каршы полоса» профилактик чарасы үткәрә.

Аварияләрне ничек булдырмый калырга? Узып китү кагыйдәләрен истән чыгармагыз:

* Куркынычсызлыкка инаныгыз: узып китәр алдыннан, каршы як полосаның тиешле аралыкта буш булуына, һәм сезнең узып китү маневры хәрәкәтнең башка катнашучылары өчен куркыныч тудырмаячагына инаныгыз.

* Билгеләр һәм чикләүләр: «Узып китү тыела» билгесе гамәлдә булган зоналарда, тоташ яисә тамга сызыгы булган очракта, куркыныч борылышларда, күтәрелү юлы азагында һәм күз күреме начар булган участокларда узып китү тыела.

Хокук бозган өчен җаваплылык: бу кагыйдәләрне үтәмәү административ җаваплылыкны үз эченә ала:

* Штраф: 5 000 мең сум яисә 4-6 айга таныклыктан мәхрүм итү.

* Кабат кагыйдә бозу: 1 елга таныклыктан мәхрүм итү.

* Җитдирәк нәтиҗәләр: элек җәзага тартылган яисә шундый ук кагыйдә бозган өчен хөкемгә тартылган затларга кабат кагыйдә бозган өчен 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.

Игътибарлы һәм сак булыгыз! Татарстан дәүләт автоинспекциясе барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү мөһимлеге турында искә төшерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев