Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл хәрәкәте иминлеге

Аксубай районында «Каршы як полосасы» операциясе дәвам итә

Каршы як полосага чыгуга бәйле административ хокук бозуларны профилактикалау һәм кисәтү максатларында профилактик чара 1 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

2024 елның 4 аенда каршы хәрәкәт итү полосасына чыгу сәбәпле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга бәйле Татарстан Республикасында 72 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 40 кешенең гомере өзелгән һәм 126 кеше зыян күргән. Юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булучыларның гомуми санының 43,5 проценты шушы сәбәп буенча һәлак булучылар өлешенә туры килгән.

Аксубай районында юлларда ”каршы як полосага” чыгу кагыйдәләрен үтәмәгән машина йөртүчеләрне ачыклау максатыннан рейдлар оештырыла.

– Россия Федерациясенең Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, машина йөртүче обгон ясарга җыенганда хәрәкәт полосасының ераклыкны узып китү өчен җитәрлек дәрәҗәдә ирекле булуына һәм узган вакытта хәрәкәт өчен куркыныч тудырмаячагына һәм юлда баручыларга комачауламавына инанырга тиеш, – дип искәртте Аксубай районының ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов. – Ә «Узу тыелган» юл тамгасы гамәлдә булган зонада, тоташ линия билгеләре күрсәтелгәндә, шулай ук күтәрелеш азагында, куркыныч борылышларда һәм күз күрүчәнлеге чикләнгән башка участокларда – узып китү тыела.

Машина йөртүчегә карата әлеге таләпләрне бозган өчен биш мең сум күләмендә административ штраф салына яисә дүрт айдан алып алты айга кадәр транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә, административ хокук бозу кабат башкарылган очракта, бер елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итүгә китерә, моннан тыш, административ җәзага тартылган һәм әлеге гамәл өчен транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән зат тарафыннан яисә әлеге гамәлне кылган өчен хөкем ителгән зат тарафыннан өч елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурлыгын искә төшерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев