Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл хәрәкәте иминлеге

Аксубай районында юлга көтмәгәндә сыер йөгереп чыгу аркасында юл-транспорт һәлакәте булган

Васильевка авылы янында килеп чыккан төнге юл-транспорт вакыйгасында пассажир зыян күргән.

16 сентябрьдә 20:00 сәгатьтә Чистай-Аксубай-Нурлат автомобиль юлының 47 чакрымында «Ниссан Тиида» автомобиле йөртүчесе юлның хәрәкәт итү өлешенә кинәт йөгереп чыккан сыерны бәрдерә. Бәрелүдән терлек каршы як полосага – «Субару» автомобиле тәгәрмәче астына барып төшә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә «Ниссан» пассажирының уң як кул башы сына һәм ул Чистай район үзәк хастаханәсенә озатыла. Ике автомашинага да механик зыян килә.

– Ике йөртүче дә – тәҗрибәле, чирек гасырдан артык машина йөртү стажына ия. Әмма юлларда терлекләрнең йөгереп чыгуын алдан фаразлап булмый, әлеге ситуациядәге кебек, бигрәк тә фаралар яктысында, – дип шәрехләде Аксубай районы ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов.

Хайваннар белән юл-транспорт һәлакәтләре районда узган елларда да булгалады һәм тагын да авыррак нәтиҗәләр белән.

Хуҗаларга малларын ирекле утлауга чыгарып җибәрергә ярамый, ә машина йөртүчеләргә, торак пунктларга якын автомобиль юлларында, тизлекне чикләү билгесе булмаган урыннарда да игътибарлырак һәм сак булырга кирәк.

Районда юлларга кыргый хайваннар – куяннар, төлкеләр һәм кабан дуңгызлары чыгу очраклары да ешайды. Тәүлекнең караңгы өлешендә хайваннар юл-транспорт һәлакәте килеп чыгуда сәбәп булырга мөмкин. Юлларда игътибарлы һәм сак булыгыз!

Фото: Аксубай ЮХИДИ архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев