Аксубай районында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм аларның җәяүлеләрне бәрдерүгә бәйле нәтиҗәләрен киметү буенча чаралар узачак
Агымдагы елның 6 октябреннән 7 ноябренә кадәр Татарстан Республикасында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм аларның җәяүлеләрне бәрдерүгә бәйле нәтиҗәләрен киметү буенча чаралар үткәрелә.
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре җәяүлеләргә хәрәкәттә өстенлек бирмәү, җәяүлеләрнең алдан каралмаган урыннарда яисә светофорның тыю сигналына юлны кичү, тәүлекнең караңгы вакытында торак пунктлардан читтә яктылыкны кире кайтара торган элементларны кулланмау белән бәйле кагыйдә бозуларны булдырмау буенча максатчан эш алып барачак. Моннан тыш, җәяүлеләр инфраструктурасы объектларын (җәяүлеләр кичүләрен, тротуарларны, җәмәгать транспорты тукталышларын) карап тоту кагыйдәләренең үтәлешенә контроль көчәйтеләчәк.
Агымдагы елның 9 аенда җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрендә 39 кешенең гомере өзелгән, бу юл һәлакәтләрендә һәлак булганнарның гомуми санының 16,4 процентын тәшкил итә. Күпчелек очракта җәяүлеләрне бәрдерү тәүлекнең караңгы вакытына туры килә һәм күпчелек очракта бу яктылыкны кире кайтара торган элементлары булмаган җәяүлеләр. Мондый юл вакыйгаларында 21 кеше һәлак булган. Җәяүлеләр кичүендә 275 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 11 кеше вафат булган һәм 281 кеше җәрәхәтләр алган.
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм сак булырга чакыра. Машина йөртүчеләргә җәяүлеләр кичүе алдыннан тизлекне киметергә кирәк. Җәяүлеләр, үз чиратында, юлны җәяүлеләр өчен генә билгеләнгән кичүләр аша гына, ә юл чатларында тротуарлар яисә юл кырыйлары линиясе буенча гына күчәргә кирәклеген истә тотарга тиеш. Юл аркылы чыгу бары тик транспорт чарасын йөртүченең хәрәкәт итүдә өстенлек бирүенә ышангач кына рөхсәт ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев