Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Юл хәрәкәте иминлеге

Аксубай районында юл-транспорт һәлакәтендә 18 яшьлек җәяүле һәлак булган

Иске Ибрай авылы янында булган автоһәлакәт 18 яшьлек егетнең гомерен өзде.

Ул караңгыда авыл читендә трасса буйлап хәрәкәт иткән, анда аны “Нива” автомобиле йөртүчесе бәрдергән.

Юл-транспорт һәлакәте булган урынга юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясе рәисе, Башкарма комитет җитәкчесе Станислав Зайцев, Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе Йолдыз Билалов, тикшерү-оператив төркем чыкты.

– 2026 елның 2 февралендә, якынча 17:20 сәгатьтә, Аксубай-Федоровка-Яңа Ибрай автомобиль юлының 8 чакрымында “Нива” автомобиле йөртүчесе Иске Ибрай авылында яшәүче, 2008 елгы кешене бәрдергән, – дип шәрехләде фаҗига урыныннан Станислав Зайцев. – Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күрүче урында ук үлгән. Оператив чаралар үткәрү нәтиҗәсендә авариянең сәбәбе ачыкланачак.

Дәүләт автоинспекциясе искәртә: торак пункттан читтә хәрәкәт иткәндә җәяүлеләрнең киемнәрендә яктылыкны кире кайтара торган элементлар булырга тиеш. Әгәр җәяүле аларны кулланса, йөртүче хәрәкәт итүче кешене 150 метрдан артыграк ераклыктан ук күрә ала. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев