Аксубай районында иң яхшы автоледины сайладылар
Машина йөртүче хатын-кызлар арасында автоосталык бәйгесе Аксубай универсаль технологияләр техникумы мәйданчыгында узды.
«Автоледи-2026» традицион муниципаль ярышында иң грамоталы һәм техник автомобильче исеме өчен тугыз хатын-кыз көч сынашты.
Ярышлар программасы гадәттәгечә ике этаптан торды: теоретик этапта катнашучылар — юл хәрәкәте кагыйдәләрен камил белүләрен, ә практик этапта автодромда катлаулы фигуралы йөртү күнекмәләрен күрсәттеләр.
Киеренке көрәш йомгаклары буенча беренче урынны Марта Гуслякова яулады, икенче урында – Аэлита Шуркина, өченче урында — Надежда Владимирова.
Финалга чыккан барлык хатын-кызлар да чараны оештыручылардан истәлекле бүләкләр һәм Мактау грамоталары алды.
–Бәйгедә икенче мәртәбә катнаштым, хис-кичерешләр әйтеп бетергесез! Чынлыкта, имтихан сораулары куркыныч түгел, әгәр аларны бәйге алдыннан гына искә төшермичә, даими кабатлап торсаң, –дип уртаклашты Марта. – Фигуралы йөртүдә бераз катлаулырак булды, параллель парковка максималь концентрация таләп итте. Ләкин мин дулкынлануымны җиңә алдым.

Иң яхшы «Автоледи-2026»ның алты елга якын машина йөртү стажы бар. Марта үзенең остазы– автомәктәп педагогы Владимир Васильевич Лодоркинны рәхмәт сүзләре белән искә ала, аның юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча дәресләре бүген дә юлда да, бәйгедә дә ярдәм итә, дип ассызыклый. Оештыручыларга җылы атмосфера һәм кыйммәтле бүләкләр өчен зур рәхмәт.
Җиңүче билгеләп үткәнчә, бәйге аңа үзен, үз белемен, машина йөртү күнекмәләрен тикшереп чыгу өчен ошый. Ул бит күп балалы әни һәм машинада иң кыйммәтлесен – өч баланы йөртә. Ә бу тагын да зуррак җаваплылык һәм юлда игътибарлы булу таләпләрен куя!
– Беренче чиратта без куркынычсызлыкны бәяләдек. Кызларның әзерлек дәрәҗәсе елдан-ел арта. Күпчелек маневрлар шартлы җәяүлеләргә комачаулык тудырмыйча, ышанычлы башкарылды. Хатын-кызларның машина йөртүгә интуитив рәвештә генә түгел, ә теорияне тирәнтен белүгә таянып килүләрен күрү күңелле, – дип билгеләп үттеләр бәйге хөкемдарлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев