Аксубай районында иң яхшы автоледины сайладылар
Аксубайда универсаль технологияләр техникумы базасында “Автоледи –2025” хатын-кызлар арасында машина йөртү осталыгы конкурсы узды.
Чараны җирле универсаль технологияләр техникумы мәйданчыгында оештырдылар. Анда юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү һәм йөртү осталыгын күрсәтергә әзер булган 10 йөртүче катнашты.
Конкурс программасы ике төп этапны үз эченә алды. Башта катнашучылар компьютер классында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча теоретик имтихан тапшырдылар. Аннары автодромда машинаны фигуралы йөртү буенча практик сынаулар узды, анда хатын-кызлар параллель парковка, елан һәм бокска керү кебек элементларны башкардылар.
Ярышларның барышын компетентлы жюри игътибар белән күзәтеп торды, аның составына юл-патруль хезмәте инспекторлары Артем Степанов һәм Алмаз Гатауллин, шулай ук юл хәрәкәте куркынычсызлыгын профилактикалау бүлеге вәкилләре керде.
Дәүләт автоинпекциясе хезмәткәрләре биремнәрне үтәүне бәяләп кенә калмадылар, трассаның катлаулы участокларын үтүнең дөрес техникасын да күрсәттеләр.
– Елдан-ел “Автоледи” конкурсына кызыксыну арта, һәм бу очраклы түгел. Замана хатын-кызлары руль артында – машина йөртүчеләр генә түгел, ә җаваплы әниләр, профессионаллар һәм юл хәрәкәтендә игътибарлы катнашучылар да, – дип шәрехләде Нурлат БДД ДБУнең профилактика бүлеге җитәкчесе Гөлфия Гыймалтдинова. – Аларның осталыгы артуын күрү күңелле: алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бик яхшы беләләр, автомобиль белән ышанычлы идарә итәләр һәм башкаларга үрнәк күрсәтәләр.
Конкурсның ике этабы нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде. Беренче урынны Майя Макарова алды, икенчедә – Анастасия Васильева, өченче урында – Марта Гуслякова. Барлык катнашучыларга – грамоталар һәм истәлекле бүләкләр, ә иң яхшы автоледиларга лаеклы бүләкләр тапшырылды.
Оештыручылар мондый чаралар район юлларында куркынычсызлыкны арттыруга саллы өлеш кертә дип ышана. Майя Макаровага республика этабында район данын якларга туры киләчәк.
Майя беренче машинаны сатып алганнан бирле 15 ел инде руль артында. Конкурста ул өченче ел рәттән катнаша, ике ел рәттән икенче урынны яулаган иде.
– Бу бәйгедә катнашу миңа бик ошый, җиңү-җиңмәүгә карамастан, катнашудан уңай кәеф аласың, – дип уртаклашты җиңүче. – Катнашучылар бер-берсен һәрвакыт хуплыйлар. Машина йөртү – ул бәйсез булу дигән сүз, бу хәрәкәт иреге һәм көнкүреш мәсьәләләрен нәтиҗәлерәк хәл итү мөмкинлеге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев