Аксубай районында ике зыян күрүче белән юл-транспорт һәлакәте булган
Автоһәлакәт шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә 6 октябрьдә Сөлчә урамында килеп чыккан.
53 яшьлек «Лада Гранта» автомобиле йөртүчесе куркынычсыз юл хәрәкәтен тәэмин итә торган тизлекне сайлый алмый, идарәне югалта һәм каршы як юнәлешендәге юл читенә төшеп китә. Машина йөртүче баш мие селкенүе, баш сөяге имгәнүе ала, бите җәрәхәтләнә. Пассажир да зыян күрә – уналты яшьлек үсмернең баш сөяге имгәнүе һәм баш мие селкенүеннән тыш, табиблар уң як җилкәсенең ябык сынуын ачыклаганнар. Йөртүчене дә, пассажирны Чистай үзәк район хастаханәсенә озатканнар.
– Юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарган йөртүченең машина йөртү стажы нибары ике ел гына, календарь ел агымында ул 23 тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкка тартылган, – дип шәрехләде район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов. – Юл-транспорт вакыйгасы булган участокта, хәрәкәт итү тизлеге сәгатенә 40 километрга кадәр чикләнгән. Тизлек режимын катгый үтәргә кирәк булган урыннарда юл билгеләре урнаштырылган. Машина йөртүчеләргә үзләре һәм пассажирлар иминлеге өчен, юлда дәүләт автоинспекторы басып торганда яисә видеотеркәү камерасы булганда гына түгел, ә һәрвакыт бу хакта истә тотарга кирәк.
Фото: Аксубай ЮХИДИ архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев