Аксубай районында яшәүче утыз яшьлек ир-атны эчкечелек өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм иттеләр
Аксубай бистәсенең Шоссейная урамында Белолвка авылында яшәүче утыз яшьлек ир-атны КамАЗ машинасы руле артына исерек килеш утырган өчен тоткарлаганнар.
30 апрель төнендә ул алкоголь куллана, аның бу гамәле “Юпитер” алкотекторы тикшерүе нәтиҗәсендә раслана һәм сулышында алкаголь микъдары 0.858 мг/л тәшкил итә.
БДД комиссиясе мәгълүматлары буенча, бу аны җаваплылыктан коткармый.
Аксубай җәмәгать суды машина йөртүчегә утыз мең сум күләмендә штраф билгеләгән һәм ел ярымга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм иткән.
– Бу очракта транспорт белән идарә итү факты ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан төнлә чикләтелде. Бу район дәүләт автоинспекторларының тәүлек әйләнәсе кизү торуларын һәм алкоголь кулланып руль артына утырган машина йөртүчеләрнең иртәме-соңмы җәзага тартылачакларан тагын бер кат раслый. Чөнки руль артында исерек кеше – барлык юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен куркыныч, – дип шәрехләде БДД буенча комиссия рәисе Станислав Зайцев.
Район халкы руль артында эчкечелек фактларын туктатуда ярдәм итә ала. Руль артында исерек яисә сәер машина йөртүчене күрдегез икән, @aksubaevo_dps_bot “Аксубай районы Дәүләт автоинспекциясе” телеграмм-каналына яисә 8- (8-43-44) 2-73-63 (ЮХИДИ)), 8-(8-43-44) 2-79-74, 02 һәм 102 (кизү часте) телефоннарына шалтыратыгыз.
Дәшми калмагыз, руль артында эчү фактларын туктатырга ярдәм итегез – шулай итеп сез кемнеңдер гомерен саклап калырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев