2025 елның 1 гыйнварыннан РФ Административ хокук бозулар кодексының исерек килеш машина руле артына утырган йөртүчеләр турындагы маддәсенә үзгәрешләр кертелде.
Бу транспорт чарасы белән идарә итүне исерек хәлдә булган затка тапшыруга да кагыла.
Әмма, машина йөртүчеләрне транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү дә, 45 мең сумга кадәр арттырылган штраф та куркытмый, күрәсең.
– Агымдагы елның беренче аенда Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча дәүләт автоинспекциясе бүлеге хезмәткәрләре исерек хәлдә булган машина йөртүче өчен 5 административ материал төзеде, – дип сөйләде Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов.
Әлеге материаллар Аксубай районы җәмәгать судында карала.
Нет комментариев