Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл хәрәкәте иминлеге

Аксубай районында “буханка” комбайнга килеп кергән, өч кеше зыян күргән

Юл-транспорт вакыйгасы бүген Яңа Ибрай авылы янында килеп чыккан.

“УАЗ” автомобиле шоферы туктап торган комбайнга килеп кергән. Бәрелүдән «буханка» юл өстендә әйләнеп, каршы як юл читенә төшеп киткән һәм тәгәрмәчләренә баскан. Күрше районның нефть компаниясенә караган автомобиль эчендә йөртүче һәм дүрт пассажир булган.

Юл-транспорт һәлакәте урынына безнең хәбәрче чыкты. Автомобильнең пассажир ягындагы ягының һәм ишекләренең нык янчылган булуыннан күренгәнчә, алгы утыргычтагы пассажирны күлмәктә туган дип әйтергә була. Без килгән вакытта медиклар аның уң аягына шина салдылар.

Тагын ике пассажир зыян күргән, аларның берсе сулыш алырга һәм сөйләшергә авыр булудан зарланды. Зыян күрүчеләрне ашыгыч ярдәм машинасында Чистай район үзәк хастаханәсенә озаттылар.

– Алда юл уңаендагы юнәлеш буенча машина бара иде һәм мин юл читендә торган комбайнны күрмәдем, – дип сөйләде “буханка” йөртүчесе. – Салонда егетләрнең кычкырышканын ишеткәч кенә күрдем, каушап калдым һәм ургычны эләктердем. Без вахтада. Минем машина йөртү стажым 1993 елдан алып.

– Мин кырдан кайта идем, минем артта җиңел машиналар җыелуын күрдем, аларны үткәреп җибәрергә булдым, мөмкин кадәр юл читенә сыенырга тырыштым, беренче машина узып китте һәм кинәт арттан каты бәрелү булды. Башта ул арттагы зур, аннары кечкенә тәгәрмәчкә килеп бәрелде һәм ургычны эләктерде, – дип бүлеште комбайнер. – Ул проблема түгел, аны бер көн эчендә көйләп була, «буханка»дагы кешеләр зыян күрде.

Шаһитлар машина йөртүче, мөгаен, телефонга игътибарны юнәлткәндер, дип фаразлый. Юл-транспорт һәлакәте борылыш алдыннан килеп чыккан, анда ике якта да тоташ полоса һәм гадәттә тизлек режимы саклана.

ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, юл-транспорт һәлакәтенә китергән якынча сәбәп куркынычсыз дистанцияне һәм ян интервалны үтәмәү булган.
Дәүләт автоинспекторлары, юлларда игътибарлы һәм үтә сак булырга кирәклеге турында искәртәләр. Онытмагыз, сезне өйдә көтәләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев