Аксубай районында балигъ булмаган мопедчы катнашында юл-транспорт һәлакәте булган
Татарстанда балигъ булмаган йөртүчеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы арта. Бу күренеш Аксубай районында да күзәтелә.
16 майда, 21 сәгать 10 минутта, Чистай-Аксубай-Нурлат автомобиль юлының Шоссе урамы, 1а йорты янында, Чистай шәһәре ягыннан Нурлат шәһәре юнәлешенә барган “Лада-Калина” автомобиленең 1972 елгы йөртүчесе сулга борыла башлый. Каршы як полосага чыккач, ул 2008 елгы балигъ булмаган йөртүче идарә иткән “Альфа” мопеды белән бәрелешә.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, балигъ булмаган мопед йөртүче оча-бот сөяге сыну диагнозы белән, башта Чистай үзәк район хастаханәсенә, аннары Казан шәһәренең дәвалау учреждениесенә озатылган.
– Җиңел машина йөртүче 13 еллык стажга ия, соңгы ике календарь ел эчендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен дүрт тапкыр административ җаваплылыкка тартылган, – дип аңлатты Аксубай районы дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов. – Мопедчы исә йөртү таныклыгы булмаган хәлдә транспорт чарасына идарә иткән, һәм ул да соңгы ике елда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен ике тапкыр административ җаваплылыкка тартылган. Һәр катнашучының гаебен суд билгеләячәк.
Кызганычка каршы, район юлларында балигъ булмаганнарның идарә итү хокукы булмаган килеш мопед, мотоцикл, скутер белән идарә итү очраклары бар. Һәм иң гаҗәбе шул – кыйммәтле транспорт чараларын аларга, нигездә, әти-әниләре үз акчаларына сатып алып бирәләр.
Татарстан Республикасы прокуратурасының Балигъ булмаганнар һәм яшьләр турындагы законнарның үтәлешен күзәтү бүлеге җитәкчесе Александр Цеханович мәгълүматлары буенча, 2026 елда Татарстанда балигъ булмаганнар идарә иткән мототехника катнашында өч юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Әти-әниләрнең, юл йөрү күнекмәләре һәм автомототранспорт белән идарә итү хокукы булмаган балаларына куркыныч мототранспорт сатып алып, балалары урамнар буйлап йөргәндә тыныч кына йокларга ятуын нәрсә белән аңлатырга була? Акыллы өлкәннәр гадәттә башкаларның хаталарыннан сабак алып, балигъ булмаган балаларга автомототранспорт белән идарә итүгә юл куймыйлар. Әмма, ата-аналарны үз балаларының язмышларын үзләре хәл итеп, аларга файдасы булмаган куркыныч уенчык сатып алулары бернинди кысага да сыймый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев