Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл хәрәкәте иминлеге

Аксубай районында балигъ булмаган бала кар машинасында әйләнеп капланган

15 яшьлек машина йөртүче катнашында гадәттән тыш хәл Иляшкино авылында була.

Мәктәп укучысы, пластик тагарак таккан килеш, кулдан ясалган кар машинасы руле артына утыра.

Хәрәкәт иткән вакытта балигъ булмаган үсмернең аягы вариаторга эләгә, кар машинасы әйләнеп каплана. Үсмернең аягы яраланган һәм умыртка сөяге имгәнгән. Балигъ булмаган баланы Аксубай район үзәк хастаханәсенә салганнар.

– Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана. Ата-ананы балигъ булмаган баланы карау бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен җәза һәм рульне тапшырган өчен административ беркетмә көтә. Бу очракта һәлакәт баланың гомерен алып китәргә мөмкин иде, – дип шәрехләде Аксубай районының ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов. – Балаларны йөртергә өйрәтү сылтамасы белән аларны руль артына утыртырга кирәкми. Машина йөртү дәресләрен махсус курсларда, махсус автодромнарда, махсус автомәктәпләрдә генә өйрәнергә мөмкин. Мондый хокук бары тик инструкторларга гына бирелгән. Һәм бары тик 16 яшькә җиткәч кенә. Ә теләсә кайсы автотранспорт руле артына бары тик 18 яшькә җиткәч, имтиханны уңышлы тапшырганда һәм машина йөртү таныклыгын алганда гына утырырга мөмкин. Балаларыгызны саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев